Яшел Үзәндә мәгариф оешмалары коллективларына “Яшел флаг” тапшырылды

2022 елның 11 ноябре, җомга

9 һәм 10 ноябрьдә “Антошка” Яшел Үзән балалар бакчасы һәм Казан мәгариф хезмәткәрләре йорты базасында мәгариф оешмалары коллективларына “Яшел флаг” тапшырылды. Акция экологик белем бирү буенча «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Фестиваль эшендә 37 мәгариф оешмасы вәкилләре катнашты. Семинар кунаклары булып «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасының Россия буенча координаторы Ольга Мадисон, Санкт-Петербургның Красносельский районы ИМЦ методисты, Россия буенча «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасы эксперты Светлана Марчук, Татарстан Республикасында «Эко-мәктәп/Яшел флаг» халыкара программасы координаторы Роза Исаева, республиканың 45 муниципаль районыннан педагоглар булды.

Фестивальдә мастер-класслар, видеороликлар, презентацияләр, балаларның агитбригадасы чыгышларын гомумиләштерүнең кызыклы формалары күрсәтелде. Балалар бакчасында эшләүче педагоглар әзерләгән дидактик экологик пособиеләр күргәзмәсе оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International