8 ноябрьдә Алабуга балалар йортында “Ләкләк көне” узды.
Булачак ата-аналар - тәрбиягә бала алучы ата-аналар мәктәбе тыңлаучылары өчен Яр Чаллы шәһәренең гаилә төзелешенә ярдәм итү үзәге бай программа әзерләнгән иде.
Аерым алганда, кандидатлар тәрбияләнүчеләрнең иҗади эшләре белән танышты, аларны арзан гына бәягә сатып алырга да мөмкин иде. Кунаклар һәм балалар өчен уртак уеннар узды. Бер баланы туган көне белән котладылар һәм аның хөрмәтенә мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде.
Шулай ук кандидатлар балаларның анкеталары белән җентекләп таныштылар, ә тәрбиячеләр аларның видеопрезентацияләрен күрсәттеләр һәм һәр тәрбияләнүченең характер үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Акция ахырында кандидатлар тәрбиячеләр һәм балалар белән аралаштылар.