БДИ төзүчеләр чит телләр буенча имтиханга әзерлек турында сөйләделәр

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

2023 елда имтихан тапшыру үзенчәлекләре турында чыгарылыш сыйныф укучыларына чит телләр буенча БДИның контроль үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе Мария Вербицкая җентекләп сөйләде. Ул якын арада БДИның 2023 елгы ахыргы расланган документларын ФИПИ сайтында күрергә мөмкин булачагы турында хәбәр итте. ФИПИ сайтында августта тәкъдим ителгән проектлар белән чагыштырганда үзгәрешләр юк. Мария Валерьевна билгеләп үткәнчә, 2022 елда БДИ тапшыру нәтиҗәләре алдагы ел белән чагыштырганда кайбер аспектлар буенча яхшырак булып чыкты. Онлайн-консультация барышында ФИПИ немец, испан, француз һәм кытай телләре буенча экспертлары сорауларга җавап бирделәр һәм имтиханга ничек яхшырак әзерләнергә икәнен аңлаттылар.

Мария Валерьевна БДИ бирүчеләргә үз фикерләрен дөрес формалаштырырга һәм яклый белергә, аны бик ачык бәян итәргә тәкъдим итте. “Барыгызга да уңышлар телим”, - диде ул очрашу азагында.

Эфирның видеоязмасын Рособрнадзорның "ВКонтакте" һәм башка социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International