«Адымнар-Түбән Кама» полилингваль белем бирү комплексында STEAM FEST мәктәп укучылары өчен белем бирү фестивале ачылды. Проект "Яхшы эшләр формуласы" СИБУРның социаль инвестицияләр программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Чара ике көн дәвам итә, аңа теләге булган һәркем языла ала. Программада - фәнни-популяр шоу, математика, физика һәм химия буенча интерактив дәресләр, программалаштыру һәм экология буенча мастер-класслар, эксперименталь квестлар, профориентация буенча лекцияләр һ.б.
Фестивальдә катнашучыларны сәламләргә Түбән Кама мэры Рамил Муллин килде. Ул укучылар белән аралашты, "Нәрсә ул фән һәм ни өчен аны өйрәнү мөһим?" темасына зур булмаган сораштыру үткәрде. Укучылар берсен-берсе бүлдереп үз фикерләрен әйттеләр.
Фестивалне оештыручылар балаларда инженер һәм техник сәләтләрне, аналитик фикерләүне, шулай ук soft skills кебек күпкә танылган "йомшак күнекмәләрне" үстергә тырышалар.