Татарстанның савыктыру оешмаларында көзге каникуллар вакытында 17 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итте. Көзге кампания республиканың 24 муниципаль берәмлегендә оештырылды.
"Яллар, шул исәптән, авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен дә оештырылды, - 533 бала, шулай ук мобилизацияләнгән гаилә балалары өчен - 294. Бүген 8 сәламәтләндерү оешмасында 1 меңнән артык бала ял итә», - дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Министр искәрткәнчә, Татарстан лагерьларында балалар ялы профильле сменалар форматында уздырыла.
Балалар өчен кызыклы программалар, спорт , квест-уеннар, иҗади остаханәләр, интерактив-күңел ачу мастер-класслары һәм башкалар оештырылды.
2022 елда сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында төрле ял формалары белән бүгенге көнгә 195 меңнән артык бала ял итә.