Хайтек халыкара югары технологияле һөнәрләр чемпионатында Татарстанлылар 6 медаль яулады

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Чемпионат "Хезмәт җитештерүчәнлеге" милли проекты кысаларында Екатеринбургта 7 нче ноябрьдән 11нче  ноябрьгә кадәр узды. 38 компетенция буенча ярышларда 1 меңгә якын конкурсант һәм эксперт катнашты. Татарстан Республикасыннан 16 компетенция буенча 25 конкурсант һәм 17 эксперт катнашты.

«В.Д. Поташов исемендәге Техник көллиятеннән Зөфәр Александров «Реверсив инжиниринг һәм аддитив җитештерү» компетенциясендә алтын медальгә ия булды.

«Табаклы металл эшкәртү» компетенциясендә көмеш медальне П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятеннән Ирек Нуруллин алды. Ә Әлмәт политехника техникумыннан Илья Замарацких һәм Дмитрий Зинкин, Дарья Калинада, Денис Евсиков көмеш медаль яуладылар.

«Эретеп ябыштыру технологиясе» компетенциясендә Казан политехника көллиятеннән Әмир Халимбаев бронза медальгә ия булды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International