11 ноябрь көнне Байлар Сабасында мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы мәгариф идарәләре методистлары һәм белгечләре өчен “Авыл җирендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү чарасы буларак социаль партнерлар белән үзара бәйләнеш” дигән темага республика семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда катнашучылар «Saba Balahoner» һөнәр шәһәре» муниципаль социаль юнәлешле проекты белән таныштылар. Проектның асылы - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр район учреждениеләренә йөриләр һәм урыннарда төрле һөнәрләр өйрәнәләр. Кунаклар балалар белән "Ак Барс Банк", Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ЮХИДИ станцияләрендә булдылар. Семинарда катнашучыларга башлангыч һөнәри юнәлеш буенча Сабаның 2 нче «Әллүки» , 4 нче «Кынгырау» , 5 нче «Бәләкәч» балаларбакчаларының эш тәҗрибәсе белән таныштылар.