17 нче ноябрьдә 11.00-12.30 сәгатьләрдә “Ак бүре” спорт комплексында (Рәшит Ваһапов ур., 17А йорты) сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен Казан мәктәп укучыларының өченче шәһәр Спартакиадасы узачак.
Оештыручы - "Трамплин" хәйрия фонды. Быел катнашу өчен 1 нче, 7 нче һәм Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернат укучылары чакырылган. Болар сөйләм һәм ишетү сәләтендә кимчелекләре булган балалар. Һәр мәктәп 10 кешедән торган команда җыйды, ә аларның дуслары , шулай ук мәктәп укучылары , сыйныфташлары өчен җан атарга һәм аларның ярыш рухын күтәрергә киләчәк.
Сораулар туса оештыру өчен җаваплы кешегә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Олеся Ягода ( 79655300056).