Казанда Горький исемендәге паркта «Яшь профессионаллар-2022» X милли чемпионаты финалы җиңүчеләренә багышланган фотокүргәзмә ачылды.
Чемпионат Саранск шәһәрендә 8-12 нче сентябрьдә узды. Гомумкоманда исәбендә Татарстан Республикасы икенче урынны алды. Татарстан җыелма командасы 34 алтын, 39 көмеш медаль, 38 бронза медаль, һөнәри осталык өчен 55 медаль яулады.
Горький исемендәге паркта күргәзмәне 1 декабрьгә кадәр күрергә мөмкин булачак.