7 нче ноябрьдән 13 нче ноябрьгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 8-11нче сыйныф укучылары өчен “Ноосфера” республика профиль сменасы кысаларында икътисад буенча укыту-тренировка җыеннары уздырды.
Анда Актаныш, Түбән Кама, Балык Бистәсе муниципаль районнарыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллыдан, 2021-2022 уку елының икътисад буенча төбәк һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабында җиңүче һәм призер булган 47 укучы катнашты.
Дәресләрне В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты, ТИСБИ профессорлар-укытучылар составы хезмәткәрләре, шулай ук «Югары икътисад мәктәбе» (Мәскәү) Милли тикшеренү университеты магистры, икътисад буенча Халыкара олимпиада призеры (2018ел) Александр Шиваров, «ОлМат» ҖЧҖ Мәгариф үзәге укытучысы (Мәскәү), «Олимпиадная экономика» дәреслеге авторы Рэм Бахарев уздырдылар.