«Россия ел укытучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсы чараларының онлайн-трансляциясен 1,5 млн нан артык кеше караган

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

«Россия ел укытучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Конкурс сынауларының һәм тантаналы чараларның 35 онлайн-трансляциясен 1,5 млн нан артык кеше караган.

2022 елда «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы 33 нче тапкыр узды. Ярышның йомгаклау федераль этабы Төмән һәм Мәскәүдә үтте. Чөнки узган елгы конкурс нәтиҗәләре буенча Төмән шәһәренең 16 нчы гимназиясенең физика укытучысы Екатерина Костылева иң яяхшы укытучы исеменә лаек булды, шул сәбәпле  быел һөнәри осталыкның иң зур һәм күләмле ярышын  Төмән үзендә  кабул итте.

Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә агымдагы елның 20 сентябреннән 6 октябренә кадәр 175 меңнән артык мәкалә дөнья күрде , 86 сюжетны федераль һәм төбәк каналларында 76 миллионнан артык кеше карады.

2023 елда «Россиянең ел укытучысы» конкурсын үткәрү өстендә эш  декабрь аеннан  башланачак. Конкурсның йомгаклау этабы Мәскәү өлкәсендә узачак, чөнки агымдагы елда җиңүгә Орехово-Зуево шәһәренең 16 нчы мәктәбе тарихы укытучысы Дмитрий Лутовинов иреште

 Белешмә өчен:

Ел саен «Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы, иҗади педагогларны берләштереп, 100 меңнән артык укытучыны җыя.

 

«Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын  гамәлгә куючылар Россия Мәгариф министрлыгы, Бөтенроссия Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Учительская газета» нәшрият йорты» .

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International