Мәскәү физик-техник институты ректоры Артем Воронов Иннополис Лицейда физика буенча дәресләр үткәрде

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

12 нче ноябрьдә «Физтех - регионнар» проекты кысаларында ДАМУ «Лицей Иннополис» базасында физика буенча семинар узды. Чарага 7-8 һәм 9-11 нчы сыйныф укучылары чакырылган иде.

Предмет белән тирәнтен шөгыльләнүче балалар өчен өйрәтү дәресләрен физика буенча үзәк предмет-методик комиссиясе рәисе, Мәскәү физика-техника институтының (Милли тикшеренү университеты) уку эше буенча проректоры, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Артем Воронов үткәрде.

Ул укучыларга кайбер катлаулы мәсьәләләрне хәл итү юлларын аңлатты, олимпиадаларга әзерләнү буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International