Мәскәүдә киберкуркынычсызлык буенча конференция узачак

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

15 нче ноябрьдә, Мәскәүдә киберкуркынычсызлык нигезләренә багышланган «Интернет-янаулар: укучыларны челтәрдәге хәвеф-хәтәрләрдән ничек саклап калырга» дигән темага онлайн-конференция узачак. Анда мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм укытучылары  катнаша.

Конференцияне «Сферум», «VK Образование», «Учи.ру» һәм Мәскәү шәһәренең мәгариф һәм фән департаменты белем бирү онлайн-платформалары үткәрәчәк. Чара укытучылар өчен «Башка дәресләр» һөнәри онлайн-очрашулар сериясе кысаларында узачак.

Конференциядә укытучылар мәктәп укучыларына интернетта киберкуркынычлар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында ничек аңлатырга икәнен өйрәнәчәкләр.

 

Конференциядә катнашучыларны ике мастер-класс көтә: интернетта тыелган товарларны тану һәм укучыларны криминаль берләшмәләргә җәлеп итүне кисәтү буенча. Чара кибербуллинг темасына түгәрәк өстәл белән тәмамланачак.

 

Тулырак программаны "ВКонтакте" һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә проект битендә табарга мөмкин. Чарага кушылыр өчен «Башка дәресләр» проекты битендә гариза бирергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International