КИМ БДИ җитештерүчеләр тарих буенча 2023 елда имтихан тапшыру үзенчәлекләре турында сөйләделәр

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

«На все 100!»  подкастасы кысаларында онлайн-консультацияләр циклы тарих фәненән  БДИга әзерлек буенча очрашу белән тәмамланды. Имтихан бирергә җыенучыларның сорауларына туры эфирда тарих буенча БДИның контроль үлчәү материалларын эшләү буенча комиссия җитәкчесе урынбасары Игорь Артасов җавап бирде.

 Игорь Анатольевич тарих буенча БДИның 2023 елга имтихан эше структурасы турында сөйләде. Эш 21 биремнән торачак. 12 биремнең беренче өлешендә кыска җавап , ә икенче өлешендә 9 бирем  тулы җавап белән. 2023 елның иң мөһим үзгәрешләренең берсе: Бөек Ватан сугышына кагылышлы биремнәр саны артты.

Эфирның видеоязмасын Рособрнадзорның "ВКонтакте" һәм башка социаль челтәрләрдән карарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International