9 нчы ноябрь көнне Чистай муниципаль районында Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе муниципаль органнарының информацион - методик бүлекләре методистларының чираттагы стажировкасы узды. Стажировка 5 нче гомуми белем бирү мәктәбендә үтте, ул функциональ грамоталылык буенча терәк мәктәбе.
Стажировкада катнашучылар финанс, уку һәм фәнни грамоталылык буенча ачык дәресләр карадылар, шулай ук мастер-классларда актив катнаштылар. Стажировка программасы шулай ук милли белем бирү һәм мәктәп методик берләшмәсе буенча муниципаль ресурс үзәге эшен тәкъдир итүне дә үз эченә алды.