Татарстан укытучылары «Аралашу марафоны» акциясенең беренче этабында җиңүчеләр арасында -

2022 елның 15 ноябре, сишәмбе

Сферум мәгълүмат-коммуникация белем бирү платформасы укытучылар өчен «Аралашу марафоны»ның беренче этабында җиңүчеләрне игълан итә, ул 2022 елның 11 октябреннән 31 октябренә кадәр узды. Иң актив төбәк булып Белгород өлкәсе булды.

Акциядә Татарстан Республикасыннан, шулай ук Белгород һәм Ярославль өлкәләреннән педагоглар җиңеп чыкты. Алар барысы да Сферумнан смартфон алачак.

Хәзер инде "Аралашу марафонының" икенче этабы башланды, ул 30 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең өченче этабы 1-26 нчы декабрьдә узачак.

Акциядә катнашу өчен, смартфонга VK Мессенджер урнаштырырга, уку профиленә керергә һәм актив файдалана башларга - укучылар һәм коллегалар белән чатылар булдырырга, хәбәрләр һәм файллар белән алмашырга кирәк.

Иң күп санда чатлар булдырган һәм аларда даими коммуникацияләр алып барган ун иң актив укытучы призлар сыйфатында смартфоннар алачак. Моннан тыш, укытучылары акциядә катнашкан иң актив биш мәктәпкә Сферум белем бирү процессы өчен ноутбук бүләк итәчәк. Ә айның иң актив төбәге тавыш ярдәмчесе белән акыллы колонкалар алачак.

Акциянең шартлары турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International