Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы мәгариф һәм фән советының чираттагы утырышын үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, вуз ректорлары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика алдында мөһим бурыч - фән-мәгариф комплексын принципиаль яңа дәрәҗәгә чыгару: «Россия Президенты Владимир Владимирович Путин технологик суверенитетка ирешүне тәэмин итүне стратегик максат итеп куйды ».
"Татарстанның уртак эшкә саллы өлеш кертү өчен бөтен нәрсәсе бар. Беренчесе - ул көчле фәнни-технологик потенциал. Республика территориясендә урнашкан югары уку йортлары һәм фәнни учреждениеләр "Фән һәм университетлар" илкүләм проектының һәм технологик үсешнең башка инициативаларының барлык төп чараларында тәкъдим ителде. Икенчесе - республикада, мәктәптән башлап, өзлексез белем бирүнең бөтен чылбыры буенча тикшеренү һәм инженерлык компетенцияләрен формалаштыруның тулы кыйммәтле системасы торгызылачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, куелган бурычны хәл итүдә мөһим урын Россия регионнарына бирелергә тиеш. Уртак тырышлык белән генә илебез икътисадының технологик бәйлелеген җиңеп була.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, РФ Президенты карары буенча 2022-2031 еллар Россиядә фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде. «Безнең республика, фәнни-технологик үсешнең күп кенә күрсәткечләре буенча лидер, дәүләт башлыгының бу башлангычында актив катнашачак», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
Ул Татарстанда республика координация советы төзелүенә игътибар итте. Аның төп бурычы - Фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү чараларының республика планын тормышка ашыруны тәэмин итү.
Утырышта катнашучыларны әлеге план проекты белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин таныштырды. Хәзерге вакытта план 37 пункттан тора. Чаралар өч төп бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: яшьләрне фәнгә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне ил үсеше бурычларын хәл итүгә җәлеп итү, шулай ук Россия фәне турында мәгълүматтан гражданнар өчен файдалану мөмкинлеген арттыру.