Татарстанның 10 музее ел ахырына кадәр балаларны бушлай кабул итәчәк

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Мәдәни учреждениеләргә балигъ булмаган балалар  белән бергә бер озата баручы килергә мөмкин. Акция 15 ноябрьдә башлана һәм 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Балалар  Казан Кремле музейларына, ТР Милли музеена, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена, Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына, Биләр һәм Болгар дәүләт тарих-археологик һәм табигый музей-тыюлыкларына, Галия Кайбицкая исемендәге музейга, Менделеевский туган як  музеена, ТР Актаныш район туган якны өйрәнү музеена һәм “Зөя утрау-шәһәрлеге” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына бушлай бара алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International