Сәламәтлек ягыннан чикләнгән балалар өчен «Ак бүре» спорт комплексында бушлай тренировкалар оештырыла

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Казанның «Ак бүре» спорт комплексында сәламәтлек буенча  мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дәресләр оештырылачак.  Балалар спорт белән тренажер залында, тренер җитәкчелегендә шөгыльләнәчәк. Дәресләр пәнҗешәмбе көннәрендә  15:00 дән 16:00 сәгатькә кадәр спорт комплексында түбәндәге адрес буенча барачак: Рәшит Ваһапов ур., 47а. Алдан язылырга кирәк, дип хәбәр итә «Добрая Казань».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International