Бөтенроссия яшүсмерләр педагогия форумында катнашучылар тәэсирләре белән уртаклаштылар

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

42 нче мәктәпнең психологик-педагогик сыйныф укучылары,  Бөтенроссия яшүсмерләр педагогия форумында,  “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә булдылар. Анда Россиянең 81 төбәгеннән 300 укучы катнашты.

 Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, укучыларның  "Орленок"ка баруы университет җитәкчелеге инициативасы белән тормышка ашырылды. Былтыр 56 нчы мәктәпнең  педогогик сыйныфының ике укучысына "Орленка" да булу бәхете тигән иде. Балаларны "Орленок"та 42 нче мәктәпнең  директоры урынбасары Ольга Фокеева озатып йөрде. Үз чыгышында ул тыңлаучыларның игътибарын форумның максатлары һәм бурычларына юнәлтте. Форумда катнашучыларны 12 командага бүлделәр, аларның һәркайсы педагогика яки тәрбия эшчәнлеге белән бәйле булган педагог яки галим исемен алды. Командалар составында балалар дискуссияләрдә, мастер-классларда, проект эшендә, дәресләр әзерләүдә һәм уздыруда катнаштылар. Тәҗрибәле педагоглар җитәкчелегендә булачак укытучылар «Россия халыкларының мәдәни чишмәләре» фестивален уздырдылар, диде

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының универсаль педагогик компетенцияләр технопаркында Яр Чаллы шәһәре мәктәпләренең психология-педагогика сыйныф укучылары өчен матбугат конференциясе узды. Видеоконференция режимында чарада Зәй һәм Түбән Кама профильле сыйныфлар укучылары  да катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International