Чаллы балалар бакчасында скалодром барлыкка киләчәк

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре соңгы өч ел дәвамында федераль һәм республика дәрәҗәсендәге 50 млн сумнан артык грант отты.

«Гвоздичка» 75 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы җиңүче булды.

Хәзер балалар бакчасында интерактив скалодром барлыкка киләчәк. Бу мускул тукымаларын ныгыту, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда хәрәкәтләрне координацияләү чарасы.

Шулай ук «Гвоздичка»да Яр Чаллы педагогика көллияте студентлары өчен «Балалар бакчасында музыка дәресләренең эчтәлеге һәм структурасы» темасына семинар үткәрелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International