Рособрнадзорның документлар йөкләнеше буенча кайнар линиясе эшен дәвам итә

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

2022 елның октябрендә педагогик хезмәткәрләргә документация йөкләнеше мәсьәләләре буенча Рособрнадзорның кайнар линиясенә 27 мөрәҗәгать килгән. Аларның 15 е РФ субъектларының башкарма хакимияте органнарына карауга җибәрелгән, тугыз мөрәҗәгать буенча тиешле аңлатмалар, тагын өч мөрәҗәгатьтә куелган сораулар кайнар линия тематикасы кысаларына туры килми.

Мөрәҗәгатьләрне карап, РФ субъектларының мәгариф идарәсе органнары тарафыннан мәктәп директорлары белән педагогик хезмәткәрләр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздырылды.

 "Мәгариф министрлыгының педагогик хезмәткәрләргә әзерләнергә мөмкин булган документлар исемлеге турындагы боерыгы нормалары тайпылышсыз үтәлергә тиеш. Рособрнадзор бу өлкәдә вәзгыятьнең оператив мониторингын алып баруын дәвам итә һәм хокук бозуларның барлык фактларына кичекмәстән җавап бирәчәк", - дип белдерде Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.

Педагогик хезмәткәрләр өчен  документлар йөкләнеше мәсьәләләре буенча Рособрнадзорның кайнар линиясе эшен дәвам итә. Кертелгән чикләүләрне үтәмәгән очракта, педагоглар мөрәҗәгатьләрне кайнар линия электрон почтасына җибәрергә мөмкин: stop_nagruzka@obrnadzor.gov.ru. Шул ук вакытта төбәкне , мәктәпне һәм кире элемтәгә керүнең  уңайлы ысулын күрсәтергә кирәк. Кергән мөрәҗәгатьләрнең барысы да Рособрнадзор белгечләре тарафыннан каралачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International