Олимпиада республиканың 24 гомуми белем бирү предметы буенча алдан билгеләнгән база мәйданчыкларында үтәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рус, инглиз телләрендә, математикада укучылар 4 нче сыйныфтан катнаша ала, ә тормыш куркынычсызлыгы нигезләре буенча - 3 нче сыйныфтан.
Муниципаль этапның биремнәре үзәкләштерелгән рәвештә, шифрланган каналлар ярдәмендә җибәрелә.
Олимпиаданың муниципаль этабы 22 декабрьдә тәмамланачак. Шуннан соң 2022-23 елда Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында катнашучыларның исемнәре билгеле булачак.
2021-2022 уку елында республика һәм Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында 77 меңнән артык укучы катнашты. Узган этапта 29 мең укучы җиңүче һәм призер булды.
Татарстанның 446 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына үтте, аларның 237се медальләр яулады , Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән кала, республикабызны олимпиада нәтиҗәләре буенча өченче урынга күтәрделәр.
Олимпиадада катнашучыларга уңышлар һәм җиңү телибез!