“Дуслык” лагеренда укучыларны җәмгыять белеме, хокук һәм төрек теле буенча олимпиадаларга әзерләү сменасы ачылды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Республиканың 20 муниципаль берәмлегеннән 68 бала киләчәктә олимпиадаларда лаеклы чыгыш ясар өчен белемнәрен тулыландырырга килде.

Программа кысаларында теоретик һәм практик дәресләр каралган. Укуларны Казан федераль университетыннан фәннәр докторлары һәм кандидатлары алып барачак.

Атна буена, шулай ук кич белән балалар төрле мәдәни-күңел ачу һәм спорт чараларында, интеллектуаль уеннарда катнашалар, әйләнә-тирә табигать белән хозурланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International