«Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 15 нче ноябрьдә Татарстанда «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона базасында өченче «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәген ачу тантанасы булды.
Үзәктә 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен түгәрәкләр оештырылган. Биредә укучылар системалы администратор, программалаштыруны үзләштерә, мобиль җайланмалар өчен кушымталар яза, зур мәгълүматлар белән эшли, виртуаль чынбарлык булдыру, мобиль роботлар программалаштыра алачак.
Белешмә өчен : Татарстанда IT-куб үзәкләре элегрәк «Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» (2018 ел) һәм «Әлмәт политехника техникумы» (2020 ел) базасында төзелгән.