Казанның Мәскәү районындагы 75 нче гимназиясенең ашханәсенә быел капиталь ремонт ясалды. Үткәрелгән эшләрдән соң ашау залында утыру урыннары саны 22 гә артты, хәзер анда 110 урын .
160 кв.м мәйданны тәшкил иткән азык-төлек блогын реконструкцияләүгә 8 млн. сум каралган, шул исәптән 946 мең сумын Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты юллаган. Бу акчаларга ремонт эшләре үткәрелгән, яңа кухня җиһазлары сатып алынган. Ашау зонасында утырту урыннары саны арткан, яңа җиһазлар барлыкка килгән, диварлар бизәгән. Бүген 75 нче гимназиядә 1 меңнән артык укучы белем ала. Педагоглар коллективында 60 ка якын укытучы исәпләнә. Уку йорты үзе 1971 һәм 1961 елларда төзелгән ике бинага бүленгән, аларда өлкән һәм башлангыч мәктәпләр урнашкан.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан башкаласында 144 яңартылган мәктәп рестораны ачылды, бу ашханәләрнең гомуми санының 78%ын тәшкил итә. Җәй көне шәһәрнең 30 мәктәбенең азык-төлек блокларында ремонт эшләре узды, шулай ук 18 нче гимназиянең яңа корпусында ашау залы төзекләндерелде. Соңгы дүрт елда ашханәләрне реконструкцияләү һәм мәктәпләр төзү исәбенә ашханәләрдә урыннар саны 7,7 мең берәмлеккә диярлек арткан.