«Мин һәм Кызыл китап» балалар конкурсында җиңүчеләр игълан ителде

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Конкурста 522 учреждениедән 2170 кеше катнашты.

Конкурс республика мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм укучылар, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасында 2 номинациядә үткәрелде:  бу   Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр, гөмбәләр, лишайниклар төрләрен сурәтләү.

Исегезгә төшерәбез, конкурс үсеп килүче буында экологик аң формалаштыру, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итү аша республиканың сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы яный торган үсемлек һәм хайван төрләрен саклау белән кызыксынуны үстерү максатларында оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International