17 нче ноябрьдә НГПУда «Авыл территорияләрендә белем алу: тәҗрибә һәм үсеш юнәлешләре» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе башлана

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Авыл укытучысы ничек, нәрсә белән яши? Аз комплектлы мәктәпләрдә үсеш перспективалары нинди? Авыл укучыларының уникальлеге нәрсәдә? Әлеге һәм башка сорауларга «Авыл территорияләрендә мәгариф: тәҗрибә һәм үсеш юнәлешләре» II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар җавап бирәчәк

Конференция 17 ноябрьдә РФ Мәгариф министрлыгы эгидасы астында Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты базасында узачак.

Конференция эше катнаш форматны күздә тота. Программа пленар утырышны, дискуссия мәйданчыкларын, төркемнәрдә проект эшен, тематик трекларны һәм мастер-классларны үз эченә ала.

Биредә авыл укытучыларын һөнәри үстерү , укытуның һәм тәрбияләүнең инновацион технологияләренә, авыл мәктәбендә белем бирүне цифрлаштыруга кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралачак. Катнашучыларның үзебезнең иң яхшы авыл мәктәпләре үсеше практикалары белән танышу мөмкинлеге булачак.

Конференция эшендә экспертлар сыйфатында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия педагогия югары уку йортлары укытучылары һәм авыл мәктәбе укытучысына фәнни-методик өлкәдәярдәм итүче әйдәп баручы белгеч чыгыш ясаячак.

Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар өлеше Мәскәү вакыты белән 09:00 сәгатьтә башлана.

Көннең икенче яртысында, 13:00 сәгатьтән эш тематик трекларда дәвам итәчәк.

Конференция эшенә онлайн рәвештә “НГПУ” югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең рәсми сайтында түбәндәге сылтамалар буенча кушылырга мөмкин: https://tatngpi.ru/ST.php

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты

 матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International