Мәскәүдә физика һәм робототехника яратучылар өчен "Көч - энергиягә!" берләшмәсе булдырылды

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Физика һәм робототехниканы тирәнтен өйрәнү белән мавыгучы укучылар "Көч - энергиягә!" очрашуында катнаштылар. Балалар Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева, шулай ук "Росатом" дәүләт корпорациясе һәм "Знание" Россия җәмгыяте вәкилләре белән аралаштылар. Очрашуда укучылар "Көч - энергиягә!" балалар-яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәсен оештыру инициативасы белән чыктылар.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар "Көч - энергиягә!" яңа балалар-яшүсмерләр иҗтимагый берләшмәсенә ярдәм итү турындагы меморандумга кул куйдылар. Аның эшчәнлеге балаларның физика һәм робототехниканы тирәнтен өйрәнү һәм фикердәшләр белән продуктив аралашу аша үз-үзләрен табуга һәм аларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын ачарга ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International