Татарстан 2021 елда төбәкләрне фәнни-технологик үстерү илкүләм рейтингы лидерлары рәтенә керде. Рейтинг РФ Хөкүмәте каршындагы фәнни-технологик үсеш комиссиясе һәм Фән буенча Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышында тәкъдим ителде.
Утырышны РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм "Фән" юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников уздырды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип билгеләп үтә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Быел Илкүләм фәнни-технологик үсеш рейтингы лидерлары Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Томск өлкәсе булды , - диде Чернышенко. Топ 10лыкка шулай ук Башкортостан, Татарстан, Новосибирск, Свердловск, Ульяновск, Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләре дә керде.
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstan-vosel-v-top-5-liderov-nacionalnogo-reitinga-naucno-texnologiceskogo-razvitiya-5886727