Казанда федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген, 16 нчы ноябрьдә, «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рәислегендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре, 2022-2023 уку елында контроль-үлчәү материалларына һәм бәяләү процедураларына төзәтмәләр кертү» темасы буенча семинар-киңәшмә узды.

Төп спикер - Федераль педагогик үлчәүләр институты директоры, «Педагогик үлчәүләр» фәнни-методик журналының баш мөхәррире, педагогия фәннәре кандидаты Оксана Решетникова булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International