Мәгариф министрлыгы мәктәпкәчә белем бирү программасын эшләде

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Мәгариф министрлыгы белгечләр белән бергә мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын эшләде, ул балалар бакчаларында балалар белән эшләү күләменә, эчтәлегенә һәм нәтиҗәләренә бердәм таләпләр кертә. Министрлыкта хәбәр итүләренчә, программаның бурычы : "Россиянең яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларда рухи-әхлакый һәм социомәдәни кыйммәтләр формалашуга" басым ясау.

Программада балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дәресләр графигы да күрсәтелгән. Шулай итеп, төрле яшьтәгеләр өчен дәресләрнең башлануы - иртәнге 8 дән дә иртәрәк түгел. Ахыргысы  кичке 5 тән дә соңга калмыйча. Исегезгә төшерәбез, балалар бакчалары, әгәр алар интернат тибындагы (куну белән) булмаса, кагыйдә буларак, кичке сәгать 7 кадәр эшлиләр.

Төрле яшьтәге балаларда дәресләр төрлечә дәвам итә. Балаларның 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр - 10 минуттан артык түгел, 3 тән 4 яшькә кадәр - 15 минуттан артык түгел һәм - 6-7 яшьлек яшьтә ярты сәгатькә кадәр . Дәресләр арасында тәнәфес - 10 минуттан да әз булмаска тиеш . Гимнастика - 2 минуттан да ким түгел.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International