Илсур Һадиуллин Татарстанда Фән һәм технологияләр уньеллыгын ничек үткәрәчәкләре турында сөйләде

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрү буенча чаралар планы эшләнгән. Алар барысы да төп өч бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән - яшьләрне фәнгә җәлеп итү, тикшеренүчеләрне ил үсеше проектларына җәлеп итү һәм гражданнар өчен Россия фәне турында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген арттыру. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда узган утырышта хәбәр итте.

Аерым алганда, федераль планда билгеләнгән проектларны республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бу "Фәнни-техник эшчәнлектә укучылар", "Зур чакырулар" конкурсының төбәк трегы, "Сириус" белем бирү үзәге моделен, "Һөнәри бергәлек өчен карарлар һәм сервислар" һәм башкалар кебек инициативалар.

Шулай ук фәнни-тикшеренү эшчәнлеген популярлаштыруга юнәлтелгән чаралар үткәрү  дә күздә тотыла, мәсәлән, Татарстанның яшь галимнәре конгрессы, инженерлык фестивале, фәнни-популяр телетапшырулар циклы һәм башкалар. Эре конгресс-күргәзмә чаралары һәм  акцияләр уздыру дәвам итәчәк. Ә галимнәрне финанс яктан стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү өчен алга таба да төрле конкурслар үткәреләчәк, премияләр һәм грант программалары эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International