Балаларны Россия рухи-әхлакый кыйммәтләре нигезендә тәрбияләү балалар бакчаларыннан башлана

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем программасы балалар бакчалары эшчәнлегенең күләменә, эчтәлегенә һәм планлаштырылган нәтиҗәләренә бердәм таләпләр кертә. Программаның бурычы - балаларда, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Россия рухи-әхлакый һәм социаль-мәдәни кыйммәтләрен формалаштыруга басым ясау.

Федераль программа барлык учреждениеләрдә мәктәпкәчә белем бирү программаларына туры килергә тиешле мәктәпкәчә белем бирүнең база күләмен, эчтәлеген, планлаштырылган нәтиҗәләрен билгели. Шулай итеп, бала яшәгән урынга, шартларга карамастан, мәктәпкәчә белем бирүнең тигез сыйфатлы шартлары тәэмин ителәчәк.

Федераль программа мәктәпкәчә белем бирү оешмасы программаларын мөстәкыйль эшләү һәм раслау өчен нигез буларак кулланыла. Программаларның мәҗбүри өлеше федераль программага туры килергә һәм гомуми күләмнең кимендә 60 процентын тәшкил итәргә тиеш, 40 %тан артыгы катнашучыларның үзләре формалаштырган өлеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International