22 һәм 25 нче ноябрьдә Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты оештырган «Инклюзив белем бирү мохите» I Бөтенроссия фәнни-гамәли онлайн-конференциясе чаралары узачак.
Конференциягә катнашырга экспертлар, фәнни хезмәткәрләр, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагоглары, фәнни хезмәткәрләр, педагогик югары уку йортлары студентлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре чакырыла.
22 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә «Югары белем бирүне инклюзив белем бирү оешмасы күрсәткечләре: проблемалар һәм чишелешләр» стратегик сессиясе узачак.
25 ноябрьдә пленум һәм проект сессияләре узачак, 14:30дан дискуссия мәйданчыклары эшләячәк.
Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
Конференция нәтиҗәләре буенча мәкаләләрнең электрон җыентыгы бастырылачак.