Дәүләт Думасында көллиятләрне дә капиталь ремонт программасына кертергә тәкъдим иттеләр

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

“Мәгариф" илкүләм проектының мәктәпләр, көллиятләр, балалар бакчалары инфраструктурасына, өстәмә белем бирү оешмаларына кагылышлы барлык планлы күрсәткечләре пандемиягә һәм санкцион басымга карамастан ирешелде. Бу хакта Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт Думасында “Хөкүмәт сәгате”ндә чыгыш ясаганда белдерде.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы хәзерге вакытта мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча масштаблы программаның гамәлгә ашырылуын искәртте. Авыл җирлегендә мәктәпләрне капиталь ремонтлауга аерым игътибар бирелә. Эшкә иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары, ата-аналар һәм педагоглар актив кушылды.

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова, мәктәпләрдән тыш, көллиятне дә кертеп, капремонт программасын киңәйтергә тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International