«2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 15 нче ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Татар кызы» югары һәм урта һөнәри белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында республика конкурсы узды.
1 нче (сайлап алу) турда 28 мәгариф оешмасыннан студентлар ярышты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 11 конкурсантның “Матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләгән эшләрдә күренә” портфолиосы 2 нче турга узды. 2 нче турда 10 катнашучы берничә этапны уңышлы үтеп югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте студенты Ильвина Фарисова Гран-прига лаек булды
Җиңүчеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде, аларга Бөтендөнья татар конгрессыннан акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.