Яшь математикларның Урал турнирыннан Татарстан җыелма командасы алтын медаль алып кайтты

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Владимир шәһәрендә  яшь математикларның Урал турниры узды. Бу 6-8 нче сыйныф укучылары өчен шәхси-команда ярышы. Аның нигезен математик көрәш турниры тәшкил итә. Программага шулай ук шәхси һәм команда олимпиадалары, интеллектуаль уеннар, мәдәни программа керә.

Турнирлар елга ике тапкыр уза: елның беренче яртысында Кировта, октябрь-декабрьдә Россиянең  башка  шәһәрләрендә.

Турнир өч яшь төркеме буенча үтәчәк.

Турнирда Татарстаннан 9 команда: 131 нче лицейдан, 2 нче лицей-интернаттан, Н.И.Лобачевский исемендәге лицей, 84 нче мәктәп, 7 нче гимназия, 12 нче мәктәп, Яр Чаллы шәһәренең инженерлык лицее, 26 нчы гимназия катнашты.

Безнең җыелма команда копилкасында - 2 алтын, 2 көмеш һәм 4 бронза медаль бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International