Казанда «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак

2022 елның 18 ноябре, җомга

18 ноябрьдә Казанда халыкара «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе - фәнни форум узачак.

Чара «2015-2025 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын раслау турында» 2014 елның 19 июлендәге 512 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарын гамәлгә ашыру кысасында уздырыла. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты.

 

Төгәлрәк: https://ieml.ru/enlightenment/dialektika/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International