Россиянең мәктәпкәчә оешмаларында 7 миллионнан артык бала белем ала

2022 елның 18 ноябре, җомга

Күпчелек төбәкләрдә мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләсе хәл ителде.

«Сезне мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең Бөтенроссия съездында сәламләвемә шатмын. Шунысы куанычлы, бу форумда илебезнең һәм күп кенә чит илләрнең педагогик бергәлеге киң колачлы катнаша. Цифрлы технологияләр ярдәмендә катнашучылар онлайн-форматтагы дискуссияләргә кушылырга, безнең илнең башка шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә булган белемнәр алырга мөмкиннәр. Әлбәттә, бу съезд тәрбиячеләргә, мәктәпкәчә белем бирү системасы җитәкчеләренә, эксперт җәмгыяте вәкилләренә шәхсән аралашырга, мәктәпкәчә белем бирү үсеше белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында сөйләшергә мөмкинлек бирә", - дип мөрәҗәгать итте Россия мәгариф министры Сергей Кравцов.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, форумның  көн тәртибендә балаларны тәрбияләүгә бердәм алымнар формалаштыру, балалар бакчалары инфраструктурасын яңарту, инклюзив белем бирү. Ул шулай ук , съезд югары дәрәҗәдә узачак, ә аның карарлары мәктәпкәчә белем бирү үсешенә зур өлеш кертәчәк, дип ышаныч белдерде.

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре съезды чын профессионалларны, үз һөнәренә бирелгән кешеләрне, илебезнең иң кечкенә гражданнарын тәрбияләү өчен җыйган, диде.

Россия мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева хәбәр иткәнчә, өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге бүгенге көндә ил буенча уртача 97% тәшкил итә. Ул ачыклаганча, 56 төбәктә бу күрсәткеч 99% тан артып китә. 1 ноябрьгә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлегенең уртача күрсәткече 99,6% тәшкил итте, 79 субъектта ул 100% ка җитте.

Соңгы ун елда балалар бакчалары һәм яследә тәрбияләнүчеләр саны 30 процентка арткан һәм 2022 елда 7,3 млн кеше тәшкил итә. 2019 елдан башлап кечкенә балалар өчен 228 меңнән артык урын булдырылган. 2024 ел ахырына балалар бакчаларында 256 меңнән артык урын булдыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International