Укучылар “Имин юллар” олимпиадасында 27 ноябрьгә кадәр катнаша алачак

2022 елның 18 ноябре, җомга

“Имин юллар” Бөтенроссия олимпиадасы 27 ноябрьгә кадәр озайтылды. Онлайн-ярышта 1 - 9 нчы сыйныф укучылары, барлыгы  2,9 млн нан артык укучы катнашты инде, дип хәбәр итә ТРюл-транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.

"Олимпиада 1 ноябрьдә башланды. Зур популярлык казанды һәм  шулай ук социаль әһәмияткә бәйле рәвештә аның вакыты тагын бер атнага озайтылды”,  - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

Чара укучыларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерергә һәм юл белемен арттырырга мөмкинлек бирә. Биремнәрдә реаль ситуацияләр модельләштерелә, ә катнашучылар дөрес җавап  табарга тиеш.

Ярышта катнашу өчен «Учи.ру» онлайн-платформасында теркәлергә һәм шәхси кабинеттан олимпиада битенә күчәргә кирәк. Барлык катнашучылар да сертификатлар, ә җиңүчеләр грамоталар һәм дипломнар алачак.

Олимпиада "Куркынычсыз сыйфатлы юллар" илкүләм  проекты ярдәмендә өченче ел рәттән уздырыла. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International