Түбән Новгородта урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен «Зур үзгәреш» Бөтенроссия конкурсы финалына чыгучыларны бүләкләү тантанасы узды. Конкурсны оештыручы АНО «Россия - мөмкинлекләр иле» .
Финал 13 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр барды. Анда Россиянең 58 төбәгеннән 600 бала катнашты. Алар командаларда кейс биремнәрен хәл иттеләр һәм экспертлар алдында якладылар, уеннарны оештыручы танылган кунаклар, иҗади мастер-класслар һәм шәһәр буенча экскурсияләрдә катнаштылар.
«СПО студентлары арасында финалга чыгу өчен конкурс бер урынга 1200 кешене тәшкил итте», - дип билгеләп үтте «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО генераль директорының беренче урынбасары Алексей Агафонов.
Татарстаннан 11 финалист катнашты.
Әлмәт политехника техникумы студентларыы Айгиз Хәбибуллин белән Лев Ткач һәм Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте студенты Мәлик Насыйбуллин 200 мең сум оттылар. Азалия Җамалдинова (Казан педагогика көллияте студенты), Данил Гасилов (В.Д.Поташов исемендәге Техник көллият студенты), Адилә Зиннәтуллина (И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты), Полина Мурзагулова ( В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы студенты)- 1 млн.га ия булдылар
Акчаны белем алуга, үз-үзеңне камилләштерүгә тотарга яки үз стартыңны эшләтеп җибәрергә мөмкин булачак.