Татарстанда кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре укчылары арасында “Ватанга хезмәт итәм!Халыкка хезмәт итәм!" олимпиадасы ачыла

2022 елның 18 ноябре, җомга

19 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре  укчылары арасында  «Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!” республика олимпиадасы  үткәрә.

Олимпиадада “Кадет мәктәбе”, “кадет интернат-мәктәбе”, “кадет корпусы” дигән махсус атамалы Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныфларында тәрбияләнүче 500дән артык укучы катнашыр дип көтелә.

Олимпиада Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узачак. Олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм призерларга, шулай ук аларның педагогларына тантаналы шартларда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм мактау грамоталары тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International