Казан яңадан дәүләти-хосусый партнерлык өлкәсендә фикер алышу үзәге булачак

2022 елның 18 ноябре, җомга

Татарстан башкаласында 2022 елның 23 ноябрендә дәүләти-хосусый партнерлык буенча V Тармак форумы узачак. Чараны Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы оештыра, ул Татарстан Республикасында ДХП проектларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган.

Татарстан дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү дәрәҗәсе буенча федераль рейтингта актив алга бара, әлеге механизм проектларын гамәлгә ашыруга Россиянең 10 иң яхшы төбәге керә, 2021 ел йомгаклары буенча 67 нче урыннан  6 нчы урынга күтәрелде.

Ун эшлекле сессия: Татарстан Республикасының ДХП өлкәсендәге эш нәтиҗәләре, регионнарның уңышлы практикалары, хәзерге икътисад шартларында механизм үсешенең өстенлекле юнәлешләре, шулай ук спортта, юл инфраструктурасында, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм торак-коммуналь хуҗалык   проектлары турында эксперт дискуссияләре - дәүләти-хосусый партнерлык буенча V Тармак форум мәйданчыгында 300дән артык чакырылган экспертны һәм катнашучыларны көтә

Форум сайтында https://ppptatarstan.ru теркәлергә кирәк.

Үткәрү урыны: Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк, Казан шәһ., Спартак ур., 2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International