20 ноябрьдә Идел буе университетында Ачык ишекләр көне узачак

2022 елның 18 ноябре, җомга

20 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Ачык ишекләр көне узачак.

Ачык ишекләр көнендә абитуриентлар белем бирү программалары җитәкчеләре белән таныша алачак, университетта белем алуның яңа юнәлешләре турында нечкәлекләрне белә алачак.

Булачак абитуриентлар,  Россиянең иң яхшы кампусында , Универсиада авылындагы югары уку йорты тулай торакларында экскурсиядә булачаклар.

2023 елда беренче тапкыр Идел буе университетында "Мәгълүмати системалар һәм технологияләр" юнәлеше булачак. Шулай ук, киләсе уку елының яңалыгы университет каршында урта һөнәри белем алу мөмкинлеге булачак , беренче тапкыр югары уку йорты 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен урта һөнәри белем бирү программаларын тәкъдим итәчәк. Уку юнәлешләре арасында - физик культура, җайлаштырылган физик культура, сервис һәм туризм.

Чараның онлайн трансляциясе Казанга килә алмаучылар өчен университетның ВК да узачак.

Чара Казан шәһәре, Универсиада авылының  укыту-лаборатория корпусында узачак.

Катнашучыларны теркәү 10:30 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International