Россиядә балаларның 80 проценты өстәмә белем бирү программалары белән җәлеп ителгән

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

18 ноябрьдә онлайн-форматта Россия Мәгариф министрлыгы оештырган «Балачак унъеллыгы: балачак өлкәсендә механизмнарны берләштерүче» IV Бөтенроссия конференциясе узды. Конференция эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, башкарма хакимиятнең төбәк һәм федераль органнары вәкилләре, балачак өлкәсендә Россиянең әйдәүче экспертлары катнашты.

Үз чыгышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова спорт әзерлеге программаларын, сәнгать өлкәсендә һөнәри һәм гомуми үстерү программаларын үз эченә алган өстәмә белем бирү белән 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларның 80 процентка якыны җәлеп ителүен әйтте. Алар исәбендә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән 150 меңгә якын бала һәм инвалид балалар.

Вице-премьер хәзер ил буенча уртача мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге 100% ка якын дип белдерде. Ул хәбәр иткәнчә, 2019 елдан илдә 215 мең урынлык 1,5 меңнән артык балалар бакчасы төзегәннәр. Шулай ук бу чорда 400 меңнән  артык урынлы 700 мәктәп ачылды, мәктәп биналарына, шул исәптән авыл җирлегендә  дә капиталь ремонтлар ясала.

Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев конференциядә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда хәбәр иткәнчә, "безнең илдә 30 миллионнан артык бала яши, һәм бу бик зур иҗади потенциал".

Александр Бугаев Россия Мәгариф министрлыгы алдында Балачак унъеллыгы кысаларында торган төп бурычны атады.

 Россия Мәгариф министрының беренче урынбасары ел ахырына тарих, әдәбият, җәмгыять белеме кебек фәннәрне укытуның бердәм системасын булдыру өчен нигез салучы яңа федераль төп белем бирү программалары эшләнәчәген игълан итте. Александр Бугаев сүзләренчә, "бу бердәм гомумбелем бирү киңлеген төзүгә җитди адым".

Россия Мәгариф министрының беренче урынбасары әлеге уку елыннан «Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр» дәрестән тыш дәресләр уздыруның, балаларда патриотик дөньяга карашларын формалаштыручы мәктәпләрдә Дәүләт флагын күтәрү һәм Россия Дәүләт гимнын башкару тантанасын кертүнең мөһимлеген ассызыклады.

 Конференциядә катнашучылар шулай ук балалы гаиләләргә традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм адреслы ярдәм күрсәтү, мондый гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүдә фәнни тикшеренүләрнең роле, шулай ук Балачак унъеллыгы чараларын гамәлгә ашыруның иң уңышлы практикасы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International