Татарстан «Мин - профессионал» олимпиадасына теркәлүләр саны буенча топ-10 төбәккә керде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

48 көн теркәлү нәтиҗәләре буенча “Мин - профессионал” Бөтенроссия студентлар олимпиадасының алтынчы сезонына катнашуга 669 меңнән артык гариза биргән. Татарстаннан 19 мең 808 гариза кергән , бу күрсәткеч буенча республика лидерлар унлыгына кергән. Олимпиадада җиңүчеләр вузларга кергәндә ташламалар, шулай ук 300 мең сум күләмендә призлар алачак. Олимпиадага актив теркәлүче  Татарстанның биш югары уку йорты:   Казан федераль университеты (4559 гариза), Казан дәүләт медицина университеты (4556), Казан дәүләт энергетика университеты (2749), Казан дәүләт аграр университеты (2040) һәм А.Н.Туполев-КАИ исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (1804) студентлары бирде, диде «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО генераль директорының беренче урынбасары Алексей Агафонов .

Олимпиадада катнашучыларны 18 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр узачак сайлап алуның  онлайн-этабы көтә. Аның нәтиҗәләре турында декабрь ахырында билгеле булачак. Олимпиаданың йомгаклау этабы  2023 елның февраленнән апреленә кадәр узачак, ә ярышларга май аенда нәтиҗә ясалачак.

"Мин - профи" дипломантлары призлар алачак: бу магистратурага, аспирантурага һәм әйдәп баручы Россия югары уку йортларының ординатураларына кергәндә ташламалар һәм эре профильле компаниядә стажировка узу мөмкинлеге. Олимпиаданың алтын, көмеш һәм бронза медаль ияләре  шулай ук 300 мең сумга кадәр акчалата премияләр алачак.

Олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International