Иннополис Университетының Алдынгы инженерлык мәктәбендә яңа укыту программалары кертеләчәк

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Татарстанда Иннополис Университетының Алдынгы инженерлык мәктәбен үстерү программасы эшләнде. Ул төрле юнәлешләр буенча югары квалификацияле инженерлык кадрлары әзерләү өчен Иннополис университеты экспертлары тарафыннан эшләнгән югары һәм өстәмә белем бирүнең яңа программаларын үз эченә алачак. Бу хакта ТР саннарында Россия Минцифры урынбасары Максим Паршин һәм ТР премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов рәислегендә узган экспертлар советы утырышында билгеле булды.

Укучыларны «Мәгълүмати системалар инженериясе», «Ясалма интеллект һәм мәгълүмат инженериясе», «Системаларның һәм челтәрләрнең куркынычсызлыгы инженериясе» һәм «Программа инженериясе» юнәлешләре буенча әзерләячәкләр.

Моннан тыш, Иннополис университеты базасында дүрт яңа махсуслаштырылган мәгариф киңлеге булдырылачак. Алар мәгълүмати куркынычсызлык, ясалма интеллект һәм программа инженериясе өлкәсендә белгечләрнең компетенцияләрен бәяләү өчен алдан әзерлек интерактив комплекслары булачак.

«Алдынгы инженерлык мәктәпләре» федераль проекты быел РФ Мәгариф министрлыгы инициативасы белән башланып китте. Ул икътисадның югары технологияле тармаклары өчен квалификацияле инженер кадрлары әзерләүгә юнәлдерелгән, диләр ТР премьер-министры урынбасары Аппаратында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International