Рособрнадзор: 2022 елгы абитуриентларның күбесе укырга үз төбәкләрендәге вузларга керә

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский хәбәр иткәнчә, чыгарылыш укучыларының күбесе  укырга үз төбәкләрендәге  вузларга керә.

Абитуриентларның яртысыннан артыгы ,  66 процент , быел укырга бер вузга гына документлар биргәннәр. Кабул итү кагыйдәләре буенча, һәрберсендә 2 дән 10 юнәлешкә кадәр сайлап, 5 вузга гариза язарга мөмкин булса да. Әмма, Рособрнадзор мәгълүматлары буенча, күпчелек балалар мәктәпне тәмалап чыкканда уку урынын тулысынча билгеләгәннәр. Баларның у үз көченә ышанулары турында сөйли. Сүз уңаеннан, чыгарылыш укучыларының 44 проценты документларны әзерлекнең бер юнәлешенә генә биргән.

 2022 елда бюджетка уртача балл - 69,05. Бу соңгы ике ел баллары белән чагыштырырлык һәм узган елгы күрсәткечтән бераз артык. Түләүле бүлекләрдә шундый ук тенденция, анда - уртача балл 64,53.

Рособрнадзорда билгеләп үтүләренчә, пандемиягә һәм башка катлаулыкларга карамастан, җ сыйфат кимемәгән һәм хәтта уртача үсеш тә күренә.

Информатика һәм IT-белгечлекләрнең популярлыгы арта бара. Быел информатиканы БДИга тапшыру өчен мәктәп укучыларының 14,5 проценты (106 меңнән артык кеше) сайлады. Ә биш ел элек андыйлар 10 процентка якын иде. Шунысы кызык, илнең барлык югары баллыларының өчтән бере диярлек нәкъ менә информатика белән бәйле юнәлешләрне сайлаган.

2022 елда югары уку йортларына олимпиадаларда 1060 җиңүче һәм призер теркәлде. Олимпиадада катнашучыларның иң популяр юнәлешләре : математика һәм механика, тел белеме һәм әдәбият белеме, физика һәм астрономия, юриспруденция, икътисад һәм идарә, биологик фәннәр, химия. Быел Россия югары уку йортларына аерым шартларда Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан абитуриентлар килде. Аларның иң популяр белгечлекләре юриспруденция, төзелеш, педагогик белем һәм таможня эше булган. Донецк халык республикасы укучыларын кабул итү лидеры Дон дәүләт техник университеты булды.

Шунысы кызык: 2022 елда БДИны 50 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге 211 катнашучы тапшырган. Иң өлкән  катнашучыга 81 яшь . Аларның кайберләре вузларга укырга керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International