2022 елда югары уку йортларына абитуриентлар җыюның сыйфаты кимемәде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2022 елда югары уку йортларына абитуриентлар җыюның сыйфаты кимемәде, дип сөйләде матбугат конференциясендә Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский.

Кергән вакытта исәпкә алынган барлык предметлар буенча бюджет хисабына укырга керүчеләрнең уртача баллы 2022 елда 69,5 балл тәшкил итте. Узган ел ул 69,35 балл булган. Түләүле укытуга уртача балл быел 64,53 тәшкил итте.

2022 елгы абитуриентларның күбесе вузны алдан ук  сайлады: 66% гаризаны бары тик бер вузга гына бирде, 17% ике вузга гариза бирде. Шулай ук күпләр булачак белгечлекләрен дә билгеләде: 44% абитуриентлар әзерлекнең бер юнәлешенә гариза бирде, 15% ы - ике. Чыгарылыш укучыларының күбесе (якынча 60%) үз төбәкләренең югары уку йортларына керде.

2022 елда информатика һәм IT-белгечлекләрнең популярлыгы арту тенденциясе сакланып калган. Быел БДИда катнашучыларның 14,5%ы информатиканы  сайлаганнар. Югары баллылар арасында әзерлекнең аеруча кирәкле юнәлешләре булып “Мәгълүмат-коммуникация технологияләре, мәгълүмати иминлек һәм компьютер фәннәре” белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләре белән бәйле юнәлешләр.

2022 елда абитуриентлар арасында  әзерлекнең иң популяр юнәлешләре «Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы», «Авыл, урман һәм балык хуҗалыгы», «Җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре», «Машина төзелеше», «Электро- һәм җылылык энергетикасы», «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» булды. Кызлар исә  «Мәгариф һәм педагогик фәннәр», «Клиник медицина», «Икътисад һәм идарә», «Мәгълүмат һәм хисаплау техникасы», «Авыл, урман һәм балык хуҗалыгы», «Юриспруденция» кебек юнәлешләрне ешрак сайлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International